#шигърият@tatarchamusic НӘРСӘ СОҢ УЛ БӘХЕТ? Бәхет дибез, нәрсә соң ул бәхет? Кем өчендер бәхет - саулыктыр. Сыкранмыйча иртән күзең ачу, Әйтеп бетергесез шатлыктыр. Кем өчендер бәхет- якты көнне Үз күзләрең белән күрүдә. Ни җитә соң җир өстенә басып, Үз аягың белән йөрүгә. Кем өчендер бәхет- ана назы, Тоя алу әни җылысын. Югалткачтын газиз шул кешеңне Җаның әрнеп, сыкрап елыйсың. Кем өчендер бәхет- гаиләң булу, Ялгызлык бит үтә бәгыръгә. Насыйп ярың янәшәңдә икән, Хөрмәтлә син аны, кадерлә. Кем өчендер бәхет- туйганчы бер Җылы ризык авыз итүе. Ай-хай авыр йортсыз-җирсез калып, Сукбайлыкта гомер итүе. Бәхет дибез, нәрсә соң ул бәхет, Кем өчендер бала сөюдә. Ана булу дигән- олы бәхет, Бирелми лә бөтен кешегә. Җаның тыныч булу- бәхет диләр, Тынгы тапмый кайчак күңелең. Бер мәгънәсез яшәү рәвешенә Әйләнә дә куя гомерең. Нәрсә соң ул бәхет, дияр берәү, Мин бәхетсез, дияр, зар елап. Син бәхетсез түгел, яле кара Бик тирәннән, төптән бер уйлап? Без бәхетле икән, чын-чынлап!!! (Г. Шәрипова)

Теги других блогов: поэзия культура татарская музыка